Татарстанлылар электрон хезмәтләрдән файдалануга игътибарлы
Татарстан электрон хезмәтләр күрсәтү саны буенча илдә бишенче тапкыр «Цифрлаштыру осьминогы» номинациясендә лидер буларак билгеләнде.
Бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре 6 февральдә Пермьдә экспортка ярдәм итү инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясендә яңгырады.
2024 елда республиканың 700дән артык экспортеры Россия экспорт үзәгенең «Минем экспорт» платформасында 2000дән артык хезмәт алды.
Татарстан компанияләренең иң кирәклеләре — белем бирү чараларында катнашу (акселерация программалары, семинарлар, халыкара консультацияләр, укыту һәм методик әсбаплар һ.б.). Моннан тыш, республика экспортерлары эшлекле миссияләрдә катнаштылар, шулай ук сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен транспортлауга киткән чыгымнарның бер өлешенә компенсацияләр алдылар.
Татарстан экспортерлары шулай ук «Рссия экспорт үзәге» АҖнең иминиятләштерү һәм кредит-гарантия хезмәтләре кебек финанс продуктларыннан да файдаланганнар.
Ил эшкуарлары продукциясен сату базарларын киңәйтү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларында гамәлгә ашырыла.
«Минем экспорт» платформасы — ул экспортерларның цифрлы ярдәмчесе. Ярдәм чараларының киң җыелмасына керү уңайлылыгы исәбенә система күп кенә кече һәм урта компанияләргә булышлык итә. Хәзер платформада экспортны үстерү өчен 120дән артык хезмәт табарга була, болар аналитик сервислар, сертификатлар рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме, иминиятләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев