Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 38 процентка үтәлгән

Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 38 процентка үтәлгән - төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган 3 миллион 175 мең квадрат метрның 1 миллион 194 мең квадрат метрдан артыгы файдалануга тапшырылган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

 Министр билгеләп үткәнчә, коммерцияле торак линиясе буенча планлаштырылган 114 йортның 40 проценты сафка бастырылган, аларның гомуми мәйданы 1 миллион 45 мең квадрат метр тәшкил итә. Төзүчеләр гомуми мәйданы 417 мең квадрат метр булган 52 күп фатирлы йортны файдалануга тапшырган.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил иткән 108 йортның тугызы (аларның мәйданы 49 мең квадрат метрдан артып китә) төзелгән. Еллык планның үтәлеше 33 процент тәшкил итә, дип билгеләп үтте министр.

Үз чиратында, шәхси торак төзелеше линиясе буенча планның 37 проценты үтәлгән - 728 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев