Хәрәкәт юлны ныклап төзекләндерү вакытына чикләнә.
Яңа Чишмә районында 1 сентябрьгә кадәр ныклап төзекләндерү сәбәпле 22,7 км дан 27,6 км га кадәр автомобиль юлы участогы ябык булачак. Машина йөртүчеләргә альтернатив маршрутлар тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Машина йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен төбәк трассаларыннан: Казан – Оренбург – Чистай – Түбән Кама, Чистай – Түбән Кама, Югары Уратма – Благодатная, Зәй – Югары Уратма – Ширәмәт, шулай ук Р239 Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан белән чик федераль юлыннан файдаланырга киңәш ителә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев