Татарстанда газ хезмәткәрләрен кертмәүчеләргә штраф салынган
Татарстанда газ хезмәте белгечләрен фатирларга кертүдән баш тарткан өчен гражданнар штраф түләргә мәҗбүр.
Гомуми сумма 1,1 млн җиткән. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Газ җиһазларын тикшерү өчен белгечләрне йортка кертмәүгә бәйле барлыгы 647 очрак каралган.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә 185 очракта штраф санкцияләре кулланылган, тагын 102 материал каралу стадиясендә.
Кайбер очракларда төбәктә яшәүчеләр газ җиһазларына хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан, шулай ук рөхсәтсез яңадан планлаштырулар һәм газ җиһазларын алыштыру очраклары өчен дә 425 мең сум күләмендә штрафлар алган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев