Татарстанда этләрне  аулау буенча махсус режим әзерлиләр
Яңалыклар

Татарстанда этләрне аулау буенча махсус режим әзерлиләр

Татарстанда хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәлнең махсус режимын кертергә планлаштыралар.

Документ Татарстан территориясендә гадәттән тыш хәл режимын кертү, мондый хәлләрнең критерийларын ачыклау һәм хайваннарны тоту тәртибен билгеләү мөмкинлекләрен күздә тота. Моннан тыш, закон проекты хайваннарны приютларда күзәтү астына урнаштыру өчен сәбәпләрне киңәйтә, бу исә системаның  нәтиҗәсен арттырырга һәм урамнарда куркыныч хайваннар санын киметергә тиеш.

Россиянең 13 төбәгендә инде гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Аларда хайваннарны тоталар, приютка ябалар, вакцина ясыйлар һәм 20 көн буе күзәтеп торалар. Әгәр этнең хуҗасы табылмаса яки приютка алып китмәсәләр, аны юк итәргә мөмкиннәр.

Проект хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законы нигезендә әзерләнгән. Анда язылганча, Татарстан территориясендә яисә аның аерым участокларында гадәттән тыш хәл режимын кертү тәртибен раслау планлаштырыла. Эшне башкару Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе контроленә алына.

Чыганак:Татарстан-24

 


Нет комментариев