Татарстанда дүрт ай эчендә 400 мең кеше диспансеризация узган
Яңалыклар

Татарстанда дүрт ай эчендә 400 мең кеше диспансеризация узган

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшеренү нәтиҗәсендә һәр унбишенче кеше үзендә җитди авыру ачыклаган һәм вакытында дәвалана башлаган.

Эш урынында үткәрелгән һөнәри медицина тикшеренүе нәтиҗәләре буенча 100 меңгә якын кеше (ягъни беренче этапта тикшеренүчеләрнең 24,3 проценты) диспансеризациянең икенче этабына юнәлдерелгән, һәм аларның 77 проценты җентекле тикшеренү узган инде.

Белгечләр искәрткәнчә, даими рәвештә диспансеризациягә бару йөрәк-кан тамырлары системасындагы тайпылышларны, бронхлар һәм үпкәләрдә хроник авыруларны, шикәр чире һәм яман шеш кебек аеруча куркыныч чирләрнең азып китүен кисәтергә ярдәм итә. Бүген күбесенчә нәкъ шушы авырулар инвалидлыкка, үлемгә китерә. Аларны башлангыч стадиядә ачыклаган очракта дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә.

Быел диспансеризация барышында беренче тапкыр 26 меңгә якын чир ачыкланган.

Республика онкология диспансерының беренчел мәгълүматлары буенча, быелның дүрт аенда яман шешнең 265 очрагы тәүге тапкыр диагнозланган. Ачыкланган бу авыруларның күпчелеге – 24,1 проценты (64 очрак) – күкрәк бизе яман шеше.

Мәгълүм булганча, диспансеризация ике этапта үткәрелә. Беренчесе – скрининг. Ул авыруларның башлангыч билгеләрен ачыклау максатын тота, ә икенчесе, өстәмә тикшеренүләр уздырып, төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.

Халык өчен бушлай диспансеризация кампаниясе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.


Нет комментариев