Яңалыклар

Татарстанда алимент түләү мәсьәләләре буенча туры элемтә уза

Консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

11 февральдә РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә алимент түләү турында килешү төзү мәсьәләләренә багышланган туры элемтә узачак.

Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Татарстан Нотариаль палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Сорауларны 8 843 221-80-35 телефоны буенча бирергә мөмкин. 

Чыганак: Татар-информ. 


Нет комментариев