Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында зиратта урын эзләү һәм аны рәсмиләштерү сервисы пәйда булачак.
Республика “Управление захоронениями” цифрлы платформаны гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләрнең берсенә әйләнгән. Тәҗрибә уңышлы булган очракта, платформа бөтен Россия территориясендә таратылырга мөмкин. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы «Tatarstan News»ка сылтама белән хәбәр итә.
Хәзерге вакытта зиратлар турында мәгълүматлар туплау эше алып барыла. Республикада барлык зиратларның (3 меңнән артыграк) картасы булдырылган да инде. Киләсе этапта аларны инвантарьлаштыру һәм цифрлаштыру эше башкарылачак. Пллатформаның мәрхүмне җирләү өчен урын рәсмиләштерү мөмкинлеге бирүе күздә тотыла.
Нет комментариев