Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлыйбыз
Бүген 14 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көне. Бүген сәгать 7 дән Зәй шәһәрендә – 20, район авылларында 41 сайлау участогы тавыш бирүчеләрне кабул итү өчен ишекләрен ачты. Инде беренче минутлардан үз гражданлык бурычын үтәргә теләүчеләр шактый.
Сайлау участоклары бүген кичке сәгать 8гә кадәр эшләячәк. Сайлауда катнашкан һәр кешегә махсус беләзекләр бирелә, әлеге беләзекләр бүген – 14 сентябрьдә шәһәрдәге ике бассейнга, боз сараена, “Космос” кинотеатрына, “Энергетик” Мәдәният сараендагы чараларга, туган як тарихын өйрәнү музеена бушлай керү мөмкинлеге бирә. Шулай ук һәр сайлау участогында беренче тапкыр сайлауда катнашучы яшь кешегә дә аерым игътибар бирелә. Тагын шунысы да бар, 14 сентябрендә, масштаблы республикакүләм фотоконкурсы узачак. Татарстанда яшәүче һәр гаилә көн дәвамында (7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр) «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә фото урнаштырып, ике автомобильнең берсен яисә 11 iPhone смартфонының берсен ота алачак. Моның өчен тавыш биргәннән соң бөтен гаилә әгъзасы белән «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек киеп фотога төшәргә кирәк. “ВКонтакте”да аны урнаштырганда #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга хэштеглары кую мәҗбүри.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев