Республика мәгариф министрлыгында хәбәр ителгәнчә, бу чара төбәктә педагогик кадрлар кытлыгын киметергә тиеш.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, әлеге юнәлеш үз нәтиҗәсен бирә: узган уку елында педагогик сыйныфларны тәмамлаучыларның 35% тиешле белгечлекләргә укырга керде. Төбәк бурычы - педагогик сыйныфлар ачуны дәвам итү һәм булачак укытучыларны кечкенәдән әзерләү.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта мондый сыйныфларда 5 меңнән артык укучы укый. Узган ел Татарстанда 2,3 мең педагог җитмәү турында билгеле булды, аеруча башлангыч сыйныфлар, математика, рус теле, физика, химия һәм чит телләр укытучыларына ихтыяҗ кискен иде.
чыганак: Бизнес-онлайн
Нет комментариев