Быел Татарстанда 1808 юл-транспорт һәлакатендә 196 кеше вафат булган
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе матбугат очрашуында республика юлларындагы фаҗигалы статистика белән таныштырды. 2026 елның башыннан Татарстанда 1808 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу һәлакәтләрдә 196 кеше вафат булган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үлем очраклары саны 22гә арткан.
Статистика күрсәткәнчә, август ае — юллардагы фаҗигалар саны буенча иң куркыныч ай. Узган елның августында гына 42 кешенең гомере өзелгән. Бу күрсәткеч тәүлек саен уртача 1,35 кеше вафат булуын аңлата.
Фаҗигаләрнең төп сәбәбе — каршы як полосага чыгу
Мондый хәлләр еш кына йөртүчеләрнең тизлекне арттыруы, куркыныч узулар ясавы нәтиҗәсендә була. Каршы як полосага чыгу белән бәйле һәлакәтләрдә 62 кеше үлгән, тагын 212 кеше исә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Дәүләт автоинспекциясе барлык йөртүчеләргә юлларда сак булырга, тизлек режимын төгәл үтәргә, куркыныч маневрлар ясамаска, билгеләргә һәм светофор сигналларына игътибарлы булырга чакыра. Исегездә тотыгыз: юлларда тәртип — сезнең һәм сезнең якыннарыгызның гомер иминлеге!
Нет комментариев