Ташламаларга хокукны MAX кушымтасыннан электрон таныклык белән расларга мөмкин
Яңалыклар

Ташламаларга хокукны MAX кушымтасыннан электрон таныклык белән расларга мөмкин

Социаль ярдәм алучы категория гражданнар өчен электрон таныклыкны рәсмиләштерү турында Зәй районы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина аңлатма бирә:

“Пенсионерлар һәм инвалидлар, куп балалы гаиләләр түләүләргә һәм ташламаларга хокукны MAX мобиль кушымтасы аша электрон таныклык белән раслый ала. Хәзер исә ташламалы статусны раслау өчен МАХта QR-кодлар булдыру процедурасы гадиләштерелде. Цифрлы документ кәгазь таныклык урынына кибетләрдә ташламалар алу, музейларга бушлай керү, транспорт чараларында йөрүгә ташлама алу һәм социаль хезмәтләр алу хокукын раслау өчен кулланыла.

Электрон таныклыкны рәсмиләштерү өчен телефонда «Госуслуги» һәм MAX мобиль кушымталарын урнаштырырга кирәк. Шуннан соң социаль фондның таныклык чыгаруга ризалыгы раслана. Алга таба MAX та үз профилеңне ачарга, «цифрлы ID» сайларга һәм «создать» дигәнгә басарга кирәк. Max кушымтасы автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталыннан цифрлы таныклыкны йөкләячәк. Цифрлы ID төп экранында күрсәтелә торган бердәм QR-код автомат рәвештә МАХта цифрлы документларны йөкләгәндә ташламалы статусны раслау мөмкинлеге белән формалаша һәм биометрия таләп итми. Шул рәвешле, документ профильдә булачак һәм кирәк вакытта аннан куллану уңайлы була”, - дип белдерә ул.

QR-код формалаштыруның адымлы инструкциясе – рәсемдә:


Нет комментариев