Талантлылар грантлар алды
Быел районыбыз укучылары фән бәйгеләрендә 98 призлы урынга лаек булды.
Зәебездә дистә еллар дәвамында күркәм традиция булып дәвам итүче “Талантлы укытучы – талантлы укучы” район башлыгы грантын тапшыру быел да агымдагы уку елына матур, саллы нокта куючы бер чара булды.
Әлеге мәртәбәле грантларны Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турында, төрле фән бәйгеләрендә җиңүләр, призлы урыннар яулаган укучылар, аларның педагоглары ала. Быел уңышларның аеруча мулдан булуы сөендерә: барлыгы 98 призлы урын – Зәй укучыларында.
Тантаналы чарада премияләрне тапшыруда район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та катнаштылар. Алар укучыларны, педагогларны, әти-әниләрне уңышлары белән котлады.
– Сез – районыбызның, республикабызның алтын фонды. Бүгенге уңышларыгыз район данын күтәрү булса, киләчәктә ул сезгә дөрес һөнәри юл күрсәтүче, ныклы белем нигезе булып тора. Укучыларга һәм педагог-ларга тырышлыклары, әти-әниләргә балаларын шундый итеп тәрбияләүләре өчен рәхмәт. Без сезне киләчәктә ныклы һөнәр үзләштергәч, туган төбәгебездә көтәбез. Ә инде язмыш чит җирләргә җибәрсә, республикабызны данларсыз дип өметләнәбез, – диде Разиф Кәримов.
Аның сүзләрен Айдар Метшин да куәтләде.
– Өметле яшьләр – өметле киләчәк ул. Зәй җирлегендә менә шундый яшь буынны күрү, зурлау, аларны тәрбияләүче, әзерләүче педагогларның талантын бәяли белү форматын сокланып күзәтәм. Бу – бик кирәкле, мөһим чара. Сезнең армия никадәр зур булса, илебезнең ныклыгы да шулкадәр булачак. Алга таба да уңышлар сезгә, – диде Дәүләт Думасы депутаты.
Һәм ул аеруча күп укучылары фән бәйгеләре җиңүчеләре булган шәһәрнең 6нчы мәктәбе директоры Ләйсән Камалиевага һәм Кадер мәктәбе директоры Рәйсә Исламовага Россия Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та бу дулкынландыргыч мизгелләрне уртаклаша алуына шат булуын белдерде.
– Шәхсән үзем дә әти кеше буларак, балалар уңышын тою, кичерүнең никадәр тәэсирле булуын яхшы аңлыйм. Бер районда йөзгә якын шулкадәр яшь талант булуы сокландыра. Укытучыларга – нәтиҗәле хезмәтләре, әти-әниләргә – уңайлы шартлар, дөрес тәрбия, балаларга тырышлыклары өчен рәхмәт, – диде ул.
Районда 2010 елдан иң-иң дип табылган укучыга Ринат Фәрдиев исемендәге премия тапшырыла. Быел бу мәртәбәле исемгә махсус комиссия карары белән 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Дарья Столбова лаек булды. Дарья – Бөтенроссия фән олимпиадаларының сәнгать, рус әдәбияты, тарих буенча төбәк призеры, республика буенча фән бәйгесендә Татарстан тарихы буенча призер. Аңа премияне, әти-әнисенә Рәхмәт хатын Разиф Кәримов белән Айдар Метшин тапшырдылар. Дарья үз уңышларын югары бәяләүләре өчен кичерешләре белән уртаклашты.

“Мин нәкъ менә Зәй җирендә тууым, биредә белем һәм тәрбия алуым белән бәхетле. Чөнки безнең районда яшь буынның сәләтен күреп, үстерүгә зур игътибар бирелә. Беренче чиратта иң зур хөрмәтем әти-әниемә булса, миңа ныклы белем бирүдә тырышлык куйган укытучыларыма, мәктәбемә, безнең мөмкинлекләребез офыкларын киңәйткән район җитәкчелегенә зур рәхмәт”, –диде талантлы кыз.
2007 елдан “Талантлы укытучы – талантлы укучы” район башлыгы грантын фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлар ала. Быел Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау өлешендә районнан ике укучы илкүләмендә призер булды. Алар – 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Айдар Сөләйманов һәм Сәвәләй мәктәбенең XI сыйныф укучысы Павел Москов.
Айдар технология буенча илкүләм фән бәйгесе призеры булуы өстенә, Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабында, “Олимпка юл” республика фән бәйгесендә инглиз теленнән призер булуга иреште. Аның технология укытучысы – Лена Тимофеева, инглиз теле педагогы – Роза Гыйлаева.
Павел – Бөтенроссия фән олимпиадасының физкультура буенча илкүләм призеры. Аның укытучысы – Резидә Белышева.
Шулай ук физкультура буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабы призерлары һәм респуб-лика йомгаклау этабы призерлары тантаналы төстә тәбрикләнде. Алар барлыгы 20 призлы урын алуга иреште.
Төрле фәннәрдән җиңүчеләр, призерлар булган укучылар да шактый. Алар да Разиф Кәримов, Айдар Метшин, Рияз Комаров тарафыннан котлаулар кабул иттеләр.
Ә иң күп фән олимпиадасы җиңүчеләре, призерлар биргән шәһәрнең 6нчы мәктәбенә күчмә кубок тапшырылды. Шундый ук кубокка авыл мәктәпләре арасында Кадер мәктәбе лаек булды. Кубокларны мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев мәктәп директорлары Ләйсән Камалиева һәм Рәйсә Исламоваларга бирде.
Матур чараны “Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас”, “Азаль” ансамбльләре чыгышы, Александра Шишмагаева җырлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев