24 март - туберкулезга каршы көрәш көне. Бу авыру 1882 елда нәкъ шул көнне Берлинда доктор Роберт Кох тарафыннан ачылган.
Туберкулез – ул куркыныч йогышлы чир. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Ул еш кына үпкәне зарарлый, әмма башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, тире, бөерләргә, эчәклек, күзләр, сөяк-буын системасына һ.б.ларга. Үпкә туберкулезы белән авырган кешеләрдән башкаларга чир йога. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һавага күпләп бактерияләр бүленеп чыга. Җилләтелмәгән бүлмәдә әлеге бактерияләр икенче кешегә йогарга мөмкин. Районда әлеге төр авыру буенча хәл торышы турында без үзәк дәваханәнең табиб-фтизиатры Фалыйх Зәйнуллин белән сөйләштек.
- Фалыйх Габдерафыйкович, бездә туберкулез диагнозы куелучылар күпме?
- Район үзәк дәваханәсендә туберкулез диагнозы куелган 16 кеше исәптә тора. 2021 елда районда туберкулез авыруының - 5, узган ел - 9, быелның беренче кварталында 3 очрагы ачыкланды. Бу авыру нигездә урта яшьтәге кешеләргә хас, ешрак ир-атлар чирне йоктыра, әмма аның белән балигъ булмаганнар да авырый.
-Авыруны ничек ачыкларга?
-Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин. Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә ел саен ясала. Елга бер мәртәбә флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Күкрәк читлегенә рентген-флюорография тикшерүе үткәрү - туберкулезның башлангыч үзгәрешләрен билгеләү һәм дәвалауны үз вакытында башлау өчен бердәнбер адым.
- Туберкулез белән балалар да авырый, дидегез. Мондый очраклар еш теркәләме?
- Узган ел бер яшүсмердә авыру очрагы ачыкланды. Соңгы берничә елда бу - Зәй районында беренче шундый очрак.
- Туберкулез нинди органнарны зарарлый?
- Чәч һәм тырнаклардан башка барлык органнарга да начар тәэсир итә. Сөяк, буыннар, күз, тире, бөер һәм башка эчке органнар туберкулезы бар, ләкин халык арасында ешрак үпкә туберкулезы диагнозы куела. Бу, мөгаен, вирусның бу төре тизрәк таралуы (һава-тамчы юлы аша) һәм әйләнә-тирә мохиттә озак саклануы белән бәйледер. Мәсәлән, караңгы бүлмәдә туберкулез вирусы еллар буе яши ала һәм кояш нурларында гына үлә.
- Авыру симптомнары нинди?
- 5-6 ай дәвамында авыру организмда үзен сиздермәскә мөмкин, аннары узмый торган ютәл, хәлсезлек күзәтелә, кеше сизелерлек ябыга, аның аппетиты бетә, ул төнлә нык тирли башлый, какырыклы йөткерү (канлы да) булырга мөмкин.
- Бу дәвалап була торган авырумы?
- Әйе, авыруны дәвалап була. Ләкин дәвалау вакыты шактый озын. Әгәр пациент табиб киңәшләрен үти икән, ул авыру соңрак стадияләрдә ачыкланса да, дәвалана ала.
Фото редакция архивыннан
Нет комментариев