Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сораштыру. Сагындыра мәктәп еллары

Кеше тормышында мәктәп еллары иң кадерле хатирәләр булып гомер буе озата килә.

Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гы-на җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?! Мәктәп – белем алган урын гына түгел, ул безне дус була белергә, яратырга, кайгыртырга, үз карашларыбызны якларга, хаталарыбыздан дәресләр алырга өйрәткән урын.  Ә сез мәктәп елларын еш  искә аласызмы? Сораштыруыбыз шул хакта.

Илсөяр Мөхетдинова:

– Мин 2005 елда 3нче мәктәпне тәмамладым. Әле дә мәктәп елларын күңелемдә җылы һәм якты хисләр белән искә алам. Беренче класстан сыйныфташым  Ландыш белән танышып, мәктәп еллары дуслыгы әле дә дәвам итә. Классташларымның бик күпләре еракта яши, әмма очрашуларга кайтып торалар. Бергә күрешкәндә үткәннәрне искә төшерәбез, көлешәбез, хәтта елашып та алабыз. Мәктәп безне күп нәрсәгә өйрәтеп, тормышка әзерлекле кешеләр итеп чы-гарды. Укытучыларның берсен дә аерып әйтәсем килми, алар барысы да минем өчен үрнәк. Мин аларга чын күңелдән рәхмәтлемен. 

Ольга Бутина: 

– Мин 1нче мәктәптә белем алдым. Быел мәктәпне тәмамлавыма  30 ел була. Мәктәп еллары белән бәйле  җылы хатирәләрне йөрәгемдә саклыйм. Мәктәп минем өчен икенче өемә әйлән-де. Укытучыларыбыз белән, дөресен әйткәндә, бер гаилә сыман булдык. Алар белем һәм тәр-бия бирү өчен бар көчләрен куйдылар. Безнең сыйныф укучылары бик дус-тату иде. Укытучыларыбызның безне рухи үстерүдә дә өлеше бик зур. Әле дә хәтерлим, география укытучысы һәр дәрестә йә Ерак Көнчыгышта, йә Сахалинда, йә Уралда хезмәт итүе турында сөйли иде. Без үскәч кенә аңладык: ул безгә теманы кызыклы итеп аңларлык булсын өчен шулай истә калырлык итеп сөйләгән икән. Рус әдәбияты дәресләрен еш искә төшерәм. Аларны яшь укытучы алып барды, дәрес вакытында укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләре югала иде. Укыган әсәрләр турында бергә фикер алышып, аны анализлап, тормыш турында да уйланып, без дәресләрне кызыклы итеп үткәрә идек. Укытучыбыз бездә китап укуга мәхәббәт уятты. 

Әле дә бер очракны һаман да хәтерлим. Без сыйныфташым Рано белән  үзара азрак охшаш  идек. Укытучы мине – Рано, аны Ольга дип ялгышып, бутап йөрде. Мин исемемне кәгазь битенә язып, түшемә тагып куя идем аптырагач. Без сыйныфташларыбыз белән конкурсларда кат-нашып, КВНнар үткәреп, чәй өстәле артында чаралар оештыра идек. Әле дә бер-беребез белән аралашып яшибез.

Виктория Чекашова:

– Гүя әле кичә генә мин киләчәк турында хыялланып, парта артында утырган идем, бүген инде үткәннәр турында уйланам. 2нче мәктәптә укыдым мин. Мәктәп еллары минем күңелемдә мәңгегә калачак. Укытучыларыбыз безнең өчен остазлар, дуслар, кайвакыт хәтта әти-әни ро-лендә дә булдылар. Алар намуслы булырга, гаделлеккә өйрәттеләр, зур тормыш юлына әзерләделәр. Без беренчеләрдән булып имтиханны рус теленнән  телдән бирдек. Бу укытучы-лар өчен дә сынау булды. Алар без белем алсын өчен бар көчләрен куйдылар һәм без барыбыз да аларның ышанычын акладык.  Әле дә хәтерлим, дәресләрдән соң сыйныф җитәкчебез Валентина Васильевна янына җыелып, кызлар белән серләшеп утыра идек. Шундый укытучылар  эзеннән барырга хыялланган идем үзем, әмма язмыштырмы, педагогика көллиятен бетерсәм дә,  укытучы булып китә алмадым. Үзләрен бу җаваплы, шул ук вакытта авыр  һөнәргә ба-гышлап, авыр хезмәтләрендә уңышларга ирешкән кешеләргә сокланам мин. Түземлекләре, зирәклекләре һәм балаларга  мәхәббәтләре өчен алар алдында баш иям. Мәктәп – ул һәрвакыт әйләнеп кайтырга теләгән урын. Һәм үзеңне яңадан, аз гына булса да, бала итеп тоясы килә. 

Камилә Иванова:

– Мин татар гимназиясен моннан өч ел элек тәмамладым. Очып кына үткән, белем һәм тәрбия биреп олы тормышка әзерләгән  мәктәп елларын, укытучыларны, сыйныфташларын кем генә сагынмый икән?! Чыгарылышым көнен бүгенгедәй хәтерлим. Имтиханнар бирелгән, июнь аза-гы... Күңелдә моңсу катыш шатлык кушылган. Йөрәгем нык тибә, дулкынланам. Тирә-ягымда якын кешеләр – сыйныфташларым, укытучыларым һәм әти-әнием, барысы да шундый матур. Хәтта көне дә шундый гүзәл иде: аяз, җылы, кояш елмая. Шәһәребезнең XI сыйныф укучылары мәдәният сарае янына җыелды. Бүләкләр бирелде, рәхмәтләр әйтелде, вальс биелде. Барлык үзгәрешләргә дә карамастан, мәктәп һәрвакыт безнең йөрәктә калачак. Мин белем һәм тәрбия биргән укытучыларымны, дусларым һәм онытылмас мизгелләрне һәрвакыт искә алам. Рәхмәт сиңа, мәктәбем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев