Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәвәләйдә озак еллар бергә матур яшәүче парларны хөрмәтләделәр

31 июльдә Сәвәләй авыл мәдәният йортына 20, 25, 35, 40, 45, 50 ел бергә үрнәк, күркәм гомер итүче парлар җыелды.

Чара җылы һәм дулкынландыргыч атмосферада узды. Ул җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Гөлсирен һәм Денис Московлар, Татьяна һәм Геннадий Усмановлар – фарфор, Ольга һәм Сергей Трояннар - көмеш, Галина һәм Анатолий Черкасовлар – мәрҗән, Галина һәм Михаил Слепцовлар – сапфир, Гөлнур һәм Манулла Галиевларны алтын туйлары белән котладылар.

Бәхетле парлар вальс биеделәр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, озак еллар иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.

“Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков авылның хөрмәтле парларын шундый матур бәйрәмнәре белән котлап, теләкләрен җиткерде. Ә без - мәдәният хезмәткәрләре парларыбызга дәртле җырлар һәм яхшы кәеф бүләк иттек”, - ди Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев