Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Баграждан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре рәхмәт әйтә

Күптән түгел Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында Аналар көненә багышланган концерт узды. Кичәгә шулай ук махсус хәрби операциядә катшучы егетләрнең әниләре дә чакырылган иде.

Күптән түгел Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында Аналар көненә багышланган концерт узды. Кичәгә шулай ук махсус хәрби операциядә катшучы егетләрнең әниләре дә чакырылган иде.

Минем улым да мобилизация буенча Ватан сагына китте. Без — әти-әниләр тизрәк дөньялар тынычлансын, бер әнинең дә, бер баланың да күз яше түгелмәсен иде, дигән теләктә. Без шундый авыр вакытта безгә терәк булган авылдашларыбызга, кичәне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, катнашучы артистларга, Баграж җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Улларыбызның тиз арада җиңү белән исән-сау кайтуларын көтеп калабыз.

Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның әти-әниләре исеменнән Клара Фролова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев