Сарсаз-Баграж мәктәбендә “Ягез әле, егетләр” бәйгесе узды
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж мәктәбендә “Ягез әле, егетләр” бәйгесе узды

Сарсаз-Баграж мәктәбендә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештәге эш гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында гыйнвар-февраль айларында аеруча активлаша.

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, тыл ветераннарына, инвалидларга шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә. Шулай ук мәктәбебездә берничә ел инде “Яшь армия” отряды эшләп килә. Шул рәвешле, укучылар мәктәптә патриотик, спорт  һәм әхлакый тәрбия алалар. Патриотик тәрбия дисциплина формалаштыра һәм армиядә хезмәт итүгә әзерли, спорт чаралары чыдамлылык һәм түземлелеккә өйрәтә, үз-үзеңә ышаныч тәрбияли, уйламыйча эшләнә торган гамәлләрдән һәм начар гадәтләрдән арындыра.

– Мәктәптә ел буена зур, планлы, максатчан эш алып барыла, без барыбыз да балаларыбызны илебезнең лаеклы гражданнары, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф булмаган, туган төбәкләрен яраткан кешеләр итеп күрергә телибез, – ди  “Яшь армия” отряды җитәкчесе, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытучысы Радий  Харитонов.
 

18 февральдә  Сарсаз-Баграж мәктәбендә куст буенча “Ягез әле, егетләр!” ярышы уздырылды.

Залда байраклар күтәрелде, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Аннан соң ярышларга старт бирелде.
  Бәйгедә Александр Бистәсе, Бохарай, Югары Мәлем, Түбән Биш, Кадер, Бигеш һәм Сарсаз-Баграж мәктәбе командалары катнашты. Егетләр 5 уен төре буенча көч сынаштылар. Алар турникта күтәрелү, мишеньгә төз ату, вакытка автомат сүтеп-җыю, идәнгә ятып гәүдәне күтәрү кебек ярыш төрләрендә  көчләрен сынадылар.

Вакытка автомат сүтеп-җыюда Югары Мәлемнән Алмаз Тучин җиңүче исемен яулады. Кадер мәктәбеннән Артур Морозов – II, Евгений  Чукаев III урынны алды. Винтовкадан ату ярышында да мәлемлеләр, кадерлеләр көчле булуларын исбатлады: Югары Мәлем мәктәбе укычысы Владислав Ильиных - I, Кадердән Фаяз Нәбиуллин – II, Ислам Гәрәев  III урында.  
   Ярыш нәтиҗәләре буенча Югары Мәлем мәктәбе командасына тиңнәр юк. Икенче  урында – Кадер, өченче урында – Александр Бистәсе  мәктәбе командалары. Беренче һәм икенче урынны алучылар районга финал ярышларына юллама алдылар.  Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
    

Ирина Чернова, укытучы.


Нет комментариев