Әлеге матур көннең иртәсе чәчәк бәйләмнәре, дулкынланулар һәм елмаюлар белән башланып китте.
Бүген мәктәп бусагасын атлап чыгучы укучылар өчен тормышның яңа этабы башланачак. Әлеге мәктәптә 9нчы сыйныфны ике укучы – Ильвина Гыйззәтуллина һәм Ильнара Мөхәммәтшина тәмамлады. Аларның сыйныф җитәкчесе – Татьяна Минеева.

Укучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга “Татмедиа” АҖ филиалының “Зәй информ” оешмасы җитәкчесе Александр Исаков килде. Ул укучыларга бәхетле киләчәк, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Укытучылар, мәктәп директоры Валентин Мартемьянов һәм ата-аналар күңелне нечкәртерлек теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев