Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж мәктәбен 35 ел элек тәмамлаучылар якташ хәрбиләребезгә ярдәмгә кушылды

Очрашу кичәсе уздыру урынына алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүне сайлады.

Махсус хәрби операциядә катнашаучы ир-егетләребезгә элемтә чаралары алуда матди ярдәм кирәк булуын ишеткәч, сыйныфташ кызлар да үзләреннән өлеш кертергә булды. 

«Быел безнең мәктәпне тәмамлавыбызга 35 ел тулды. Очрашу уздырмадык, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә булдык. Ир-егетләребез исән-сау җиңү белән кайтсыннар! Алла боерса, егетләребез җиңү белән кайткач булыр әле күңелле очрашулар!» — ди элекке сыйныфташлар. 

Ә егетләргә туган яктан килгән ярдәм бик кадерле! Аның туган яктан килгән икәнен аңлау да көч бирә. 

«Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм кылып, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез», — ди классташлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев