Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары хәрбиләргә теләкләрен хатлар аша җиткерә
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары хәрбиләргә теләкләрен хатлар аша җиткерә

Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган авылдашлар егетләргә ярдәм итү буенча эшне дәвам итә.

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары һәм “Яшьармиячеләр”е Ватанны саклаучылар көне алдыннан өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган авылдаш ир-егетләргә чираттагы ярдәмне озатты. Мәктәптә тагын 150 окоп шәме ясалып, коробкаларга тутырылды.

“Укучылар үзләренең күңел түрләрендәге ихлас хисләрен кәгазь битләренә язып, авылдаш ир-егетләргә һәм абыйларына хат итеп җибәрделәр”, - ди укытучы Ирина Чернова.
Хатларда түбәндәге юллар бар: “Кадерле солдат! Сезгә тынычлыгыбыз өчен күрсәткән хәрби батырлыгыгыз, куркып калмавыгыз, Ватан чакыргач кулыгызга корал алып, хәрбиләр сафына басуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Без сезне көтәбез, исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”
Моннан тыш, укучылар рәсемнәр ясадылар һәм тәм-томнар да тартмаларга салдылар.
Фотолар мәктәптән.


Нет комментариев