“Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” акциясе кысаларында бүгенге көндә армия хезмәте үтүче Зәй егетләре белән танышыруны дәвам итәбез.
Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. “Ватан – ана, Ватан – бер, шуны яклап утка кер”, – ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә.
Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында Сармашбаш авылы егете Альмир Гыйниятуллин да бар.
Егет туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт медицина колледжына укырга керә. Укыганда ук реанимация бүлегендә эшләп тәҗрибә туплый.
Гыйниятуллиннар гаиләсен районыбызда дус-тату, тырыш, үрнәк гаилә буларак беләләр. Әлеге гаиләдә балалар хезмәт сөючән булулары белән аерылып торалар. Альмир да кечкенәдән эшләп үсә, ярдәмчел, миһенбанлы ул, кеше хәленә керә белә.
Узган язгы чакырылышта хәрби хезмәткә чакырыла Альмир. Солдат формасы киюенең беренче көннәреннән үк үзен үрнәк итеп күрсәтә.
Егет повестка алгач та: “Ир-ат өчен хәрби хезмәт итү кирәк. Солдат тормышы җиңел булмаса да, бер ел үтәр дә китәр. Без туган якка чыныгып, тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтырбыз”, - дип әти-әнисен тынычландыра.
Егет хәрби бурычын Мәскәү өлкәсендә Дмитров шәһәр округында хәрби-диңгез флоты гаскәрләрендә үти.
“Альмирның ике абыйсы да чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтте. Өченче улыбызны хәрби хезмәткә озаттык, исән-имин каршы алырга язсын. Альмир үзенең үрнәкле хезмәте белән безне сөендерә. Улыбызны солдат формасында күргәч, күңелдә горурлык хисе дә туды, форма бик килешә үзенә. Яныбыздан читкә чыгып киткәненә 8 ай узды. Шушы вакыт эчендә әти-әни йөрәгенең нинди хисләр кичергәнен баласын читкә чыгарып җибәрүчеләр генә аңлыйдыр. Сагынуыбыз да, юксынуыбыз да чиксез. Аллага шөкер, телефон бар, сөйләшеп-аралашып торабыз. Исән-сау гына кайтсыннар инде”, - дип тели Альмирның әнисе Алсу.
Фото гаилә архивыннан.
Нет комментариев