Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз! Салкыннарда янгын чыгу куркынычы арта

Бу электр белән тәэмин итү системасына йөкләнешнең шактый артуына, бигрәк тә шәхси секторда өстәмә җылыту чараларын кулланганда мич, газ яки электр җиһазларының төзек булмавына, саксыз тәмәке тартуга бәйле.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары шәһәр һәм район халкына янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Мич ягып җылытыла торган торак йортлар хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мичләрдә ярыклар һәм җимереклекләр булган очракта аларны якмагыз, мичләр һәм төтен юлларын чистартып торыгыз, яна торган мичләрне караучысыз калдырмагыз. Электр үткәргечләрне вакытында тикшереп, электр приборларын төзек хәлдә тотыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз, шырпыны балалар кулы җитмәслек урында саклагыз. 

«Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин. Шулай ук торак йортларда һәм фатирларда янгын турында автоном хәбәр итүче җайланмаларны мөстәкыйль сатып алу һәм урнаштыру мөмкинлеге турында да искәртәбез», — ди Андрей Кириллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев