Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды.
Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбендә урнашкан 1447нче сайлау участогында бу вакытта ук халык килеп, шушы мизгелне көтеп тора иде инде.
– Без сайлауларны бәйрәм кебек көтеп алабыз. Шуңа күрә һәрвакыт иң беренчеләрдән булдып, үз тавышыбызны бирергә киләбез. Без Россиянең һәм Татарстаныбызның чәчәк атуын телибез. Шундый матур тормыш өчен без рәхмәтле. Илләребез тыныч булсын иде, - ди Гөлназ белән Хазир Харрасовлар.
Нет комментариев