Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» холдингына 49 автомобиль тапшырды
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» холдингына 49 автомобиль тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» холдингы составына керүче республика ММЧ вәкилләренә 49 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Транспорт чаралары редакцияләрнең матди-техник базасын ныгыту һәм журналистлар эшенең оперативлыгын яхшырту өчен каралган.

Автомобиль алучылар  арасында «Зәй информ» филиалы да бар.


Нет комментариев