Зәй ГРЭСы “Россиядә эш” цифрлы платформасы буенча эшчеләргә ихтыяҗны каплый.
“Россиядә эш” бердәм цифрлы платформасы хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. Әлеге портал ярдәмендә эш бирүчеләр бөтен Россия буенча эш эзләүчеләрнең резюмелары белән таныша, тиешле кандидатуралар таба алалар һәм хәтта интернет аша әңгәмәләр үткәрә, кадрлар мәсьәләләрен хәл итә алалар.
Зәй ГРЭСы җитәкчелеге альтернатив башка порталлар булуга карамастан, “Россиядә эш” платформасын сайлаган. 850 хезмәткәре булган электр энергетикасы өлкәсендәге иң эре предприятие закон таләпләре буенча “Россиядә эш” порталында вакансияләр турында мәгълүматны урнаштырып тора.
ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров билгеләп үткәнчә, предприятиенең кадрлар белән тулылану проблемасы бик мөһим. “Россиядә эш” платформасы ярдәмендә предприятие үз вакансияләрен киң анонслау мөмкинлегенә ия.
-Узган ел без кадрлар сайлау һәм вакантлы эш урыннарын ябу максатында берничә тапкыр “Россиядә эш” бердәм цифрлы платформасында вакансияләр урнаштырдык. Бүгенге көнгә предприятие эшчеләргә ихтыяҗның күп өлешен уңышлы хәл итте, - ди Дмитрий Валерьевич.
Порталның иң уңайлы ресурсларыннан Дмитрий Прохоров вакансияләр урнаштыруны, резюме һәм эш эзләүчеләр белән кире элемтә булдыруны, электрон документ әйләнешен атый.
Әлеге платформаның мөмкинлекләре мәшгульлек хезмәтләре белән оператив, сыйфатлы, нәтиҗәле эшләргә һәм кадрлар мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Фото "Зәй-информ" архивыннан
Нет комментариев