Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы
12 июнь – Россия көне, ул – дәүләтебез бәйрәме.
Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Зәй җире. Безнең аңа булган мәхәббәтебез гомуми хезмәтебезгә, энергиябезгә һәм гражданлык җаваплылыгына турыдан-туры бәйле. Ә сезнең өчен Россия көне нинди мәгънәгә ия? Әлеге бәйрәм уңаеннан зәйлеләр фикере белән кызыксындык.
Дилбәр Сәетова, веб-редактор:
– Без меңьеллык тарихы, уникаль мәдәни мирасы һәм күп гасырлык традицияләре булган бөек илдә яшибез. Һәм безнең һәрберебезнең гражданлык җаваплылыгына, Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертергә омтылуга аның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры бәйле. Россия көне – минем өчен ул бөек тарихка карата горурлык һәм хөрмәт хисе, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тәрбияли. Безнең көч – бердәмлектә. Бу бүгенге махсус хәрби операция шартларында бигрәк тә ачык чагыла.
Фәрит Галиуллин, инженер:
– Россия көне – ул ватанпәрвәрләр бәйрәме. Бу бәйрәм Ватанын яраткан барлык кешеләр өчен дә кадерле. Ул илебездә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Күк йөзләре һәрчак аяз булсын, муллык, иминлек телим һәркемгә.
Марина Кузьмина, тәрбияче:
– Россиядә күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халык яши. Күпләр өчен Россия – милли мәдәниятләр гармониясе, тарихи традицияләр сакланган уртак йорт. Без балалар бакчасында узган чараларда да бу хакта сөйлибез. Балаларыбыз кечкенәдән тарихи даталарны белеп, илебез белән горурланып үссеннәр иде. Россия көне – яшь буында патриотизм хисе тәрбияләүче төп бәйрәмнәрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев