Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасында Казанда Зәй балалары да чыгыш ясый

Бүген, 12 июньдә Казан Кремлендә Россия көненә багышланган зур концерт була.

Аны “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең быелгы лауреатлары тәкъдим итә. Әлеге зур чарада катнашуга Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче “Азаль”, “Мирас” ансамбльләре дә чакыру алды. Россия көнендә Казанда узучы төп чараларның берсендә Зәйнең талантлы балалары катнашуы зур горурлык.

Исегезгә төшерәбез, быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә Әлфия Вәлиуллина шәкертләре супер финалда өч беренче  урын алуга ирештеләр. Үз яшь төркемендә  “Азаль”, “Мирас” вокаль - хореография ансамбльләре, һәм вокал-солода Александра Шишмагаева беренче урыннарны  алдылар. Бу быелгы фестивальдә республика районнары арасында иң зур күрсәткеч. Бу хакта 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган, фестиваль лауреатларына ТР Рәисе премияләре тапшыру  чарасында,  фестивальнең продюсоры Дмитрий Туманов та белдерде.

“Даими төстә ел саен мондый зур уңышлар күрсәтүче зәйлеләргә сокланмый мөмкин түгел. Талантлыларга да, аларны үстерүче район җитәкчелегенә дә рәхмәт”, - диде ул.

Чара барышында Александра Шишмагаева, “Азаль”, “Мирас” иҗат төркемнәре, Әлфия Вәлиуллина ТР Премьер - министры Алексей Песошин кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев