Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Роспотребнадзор искәртә: гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк

Роспотребнадзор гөмбә җыю һәм әзерләгәндә белергә кирәк булган мөһим кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерә.

Балалар да, өлкәннәр дә гөмбә белән агуланырга мөмкин, моны булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим: 

 -гөмбәне белмисең икән, алма! 

-гөмбәләрне юллардан, магистральләрдән еракта, торак пунктлардан читтә җыегыз;

-гөмбә җыю өчен үрелгән кәрзиннәр кулланыгыз — анда гөмбәләр озаграк торачак;

-гөмбә – ул протеин һәм теләсә нинди протеин бик тиз бозыла;

Шулай ук түбәндәгеләрне онытмаска кирәк: 

- карт, зур үскән, кортлы һәм билгесез гөмбәләрне җыярга ярамый; 

-гөмбәне җыю вакытында ашап карарга ярамый; 

-гөмбәләрне җыеп алган көнне үк һәм дөрес итеп эшкәртегез; 

-гөмбәләрне җылы урында тотмагыз, ул тиз бозыла торган продукт. 

Әгәр гөмбә белән агулану очрагы килеп чыкса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Ашыгыч ярдәм килгәнче, авыруның ашказанын юдыру мөһим: моның өчен аңа бер-бер артлы берничә стакан саф кайнар су эчәргә, ә соңыннан костырырга кирәк. Шулай ук 10 кг авырлыкка бер таблетка исәбеннән активлаштырылган күмер кабул итү зарур. 

Җыелган гөмбәләрне, киптерелгән, тозлы, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне өй шартларында әзерләнгән банкларда, очраклы затлардан һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев