Зәй районы башлыгы «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе конференциясендә бүләкләнде
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе конференциясендә бүләкләнде

20 ноябрьдә Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең 40 нчы конференциясе узды. Анда бөтен республика бүлекчәләре вәкилләре катнашты: эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә планнар тикшерелде.

Зәй районы өчен сөенечле вакыйга булды — Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка Луганск Халык Республикасы Халык Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүләк махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Луганск Халык Республикасы халкына гуманитар ярдәм әзерләүдә күрсәтелгән актив гражданлык позициясе, ваемсызлык һәм шәфкатьлелек өчен бирелде.

Бу — шәһәр һәм район халкының тырышлыгын тану.


Нет комментариев