Игелекле гамәл

Барысы да җиңү өчен

Чик буе гаскәрләре ветераны махсус хәрби операция зонасына «УАЗ» машинасы җибәрде.

Имәнлебаш авылында яшәүче, чик буе гаскәрләре ветераны Әдип Габдерәхимов бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасына «УАЗ» машинасын озатты.  

Машинаны командировкага кайткан «Гоша» позывнойлы егет алып китте.

«Бу машина — барлык зәйлеләрдән бүләк»

Әдип Габделбәрович махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрвакыт ярдәм итеп килә: элегрәк хәрбиләргә башта – 10 меңлек, аннан 50 мең сумлык тушенкалар җибәргән. Үз иленең чын патриоты, чик буе гаскәрләре ветераны буларак, сугышчыларыбыз алгы сызыкта илебез иминлеге өчен көрәшкән вакытта битараф кала алмый ул. Егетләргә ничек тә ярдәм итәсе килә. 

Алгы сызыктагы Татарстан полкында хезмәт итүче сугышчыларның техникага мохтаҗлыгын белеп, Әдип Габдерәхимов, ике дә уйлап тормыйча, үзенең “УАЗ” машинасын  дәүләтебез файдасына бирергә булган. 

– Махсус хәрби операция барышында егетләргә һәр ярдәм мөһим һәм мин читтә кала алмадым. Бу машина солдатларыбызга хәрби бурычларын үтәүдә, Җиңү яулауда ышанычлы хезмәт итсен. Аларның исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын телим. Әлеге машина – хәрбиләребезгә миннән генә түгел, ә барлык зәйлеләрдән бүләк, – ди Әдип Габделбәрович.

автор фотосы
автор фотосы

Машинаны хәрби зонага җибәрер алдыннан шәхси эшмәкәр Николай Тихонов техника катлаулы шартларда ышанычлы булсын өчен яхшылап ремонтлаган. 

Хәрби егеттән рәхмәт сүзләре

“УАЗ” машинасын алгы сызыкка алып китүче “Гоша” – Алабуга районы егете. Ул махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Хәрби хезмәтне Донецк юнәлешендә  машина йөртүче булып үтә. Бурычы - алгы сызыктагы егетләргә кирәкле әйберләрне кертү. Ә ул алып киткән  “УАЗ” машинасы нәкъ менә шундый бурычларны үтәргә  сәләтле дә. 

-Мин машина эзли башлагач, элек бергә хезмәт иткән егет зәйлеләр бу мәсьәләдә ярдәм итәргә мөмкин булуын әйтте. Мин Николай Тихоновка мөрәҗәгать иттем. Һәм Әдип Габдерәхимов безгә үз машинасын җибәрергә карар итте. Безгә тиз арада машинаны әзерләп тә бирделәр, - ди “Гоша”.

Алгы сызыкка машина буш китмәячәк. Аңа хәрбиләргә кирәкле булган ризыклар, генераторлар, маскировка челтәрләре һәм башкалар салынды.

 “Гоша” яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Жуков, “Миналардан арындырган өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре белән бүләкләнгән. Ул машина алуда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдереп, Җиңү безнең чакта булачак, диде. 

Зәй пограничниклары — актив команда

Машинаны хәрби зонага озатырга район чик сакчылары берлеге рәисе урынбасары Петр Князев һәм «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй рәисе Сергей Хватков да килде. Сергей Александрович — махсус хәрби операция зонасына 17 тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайткан кеше.

автор фотосы
автор фотосы

—Егетләргә хәрби бурычны үтәр өчен анда шундый ышанычлы, теләсә кайда үтеп керә ала торган машиналар кирәк. Әдип Габделбәрович хәрбиләргә даими ярдәм итеп килә, ул — чик буе гаскәрләре ветераны. Зәй пограничниклары «Сугышчан бердәмлек» оешмасы составында тора, алар бик актив, — ди Сергей Александрович.

Күп еллар хуҗасына тугрылыклы хезмәт иткән “УАЗ” машинасы хәзер исә Ватанга хезмәт итәчәк. Һәм Әдип Габделбәрович машинасының Җиңү көнен тизләтүдә зур ярдәм булачагына ышана.

 


Нет комментариев