Хезмәткә, гаиләгә багышланган тормыш
Авыл һәм кеше

Хезмәткә, гаиләгә багышланган тормыш

Әсвия апа Сагындыкова 1941 елның 3 гыйнварында Куш‑Елга авылында туган. Ул кече яшьтән үк чын хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсә: Ярославльдә торф чыгаруда эшли, фермада сыер да сава.

1965 елның февралендә Куш-Елганың Наил исемле егетенә кияүгә чыга. Алар 40 ел бергә тату-үрнәк гаилә булып яшиләр, биш бала – өч кыз һәм ике ул үстерәләр. 2004 елда Наил абый вафат була. Әсвия апа пенсиягә чыккач та,  тагын ун ел авылда эшләвен дәвам итә – ул хуҗалыклардан сөт җыя.

Әсвия апаның тормышында кул эшләре аерым урын алып тора. Яшь чагында ул чигәргә бик яраткан: аның бизәкле сөлгеләре, диван япмалары һәм башка әйберләре хәзер дә сакланган.

– Элек төнге сәгать 10 җиттеме, авылда утны аерып куялар иде. Шәм кабызып чигә идем, – дип искә ала ул.

Бүген Әсвия апа –  авыл китапханәсенең актив укучысы: газета-журналлар укып, яңалыкларны күзәтә һәм китаплар дөньясына чума. Аның тарихы – ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылык үрнәге.


Нет комментариев