«Ак таяк» айлыгы кысаларында, «Техно заводы» ҖЧШ вәкилләре Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй җирле бүлегенә ноутбук һәм күп функцияле җайланма тапшырдылар.
Техника көндәлек бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк: оешма әгъзаларының исәбен электрон рәвештә алып барырга, социаль хезмәтләр өчен документлар пакетларын төзергә, кәгазь документларны сканерларга һәм эшкәртергә, материалларны эре шрифт белән бастырырга. Хәзер җәмгыятьнең сканерлау һәм бастыру өчен чит оешмаларга мөрәҗәгать итү мәшәкате бетәчәк.
"Без чын күңелдән "Техно заводы" ҖЧШ генераль директоры Андрей Валерьевич Мамонтовка һәм завод коллективына игътибарлары һәм яхшылыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең өчен бу бик мөһим ярдәм”, — дип билгеләде бүлекчә рәисе Мария Костюченко.
Мария Филипповна ярдәмнәре өчен завод җитәкчелегенә рәхмәт хаты тапшырды.
Нет комментариев