Мәктәптә гадәти булмаган һәм бик мөһим чара узды.
Укучылар алдында юл йөрү кагыйдәләренең ике буын белгече чыгыш ясады: мәктәпнең "Сигнал" командасы ЮИДчылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасының ЮПИД (Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ярдәмчеләре) отрядының нәни әгъзалары.
Балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәттеләр һәм үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Аеруча шуны билгеләп үтәсе килә: "Сигнал" ЮИД командасы — чын йолдызлар. Алар район конкурсларында берничә тапкыр призерлар булып, югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Иминлек – үзебездән башлана дигән гыйбарәне онытмасак иде.
- «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ нән.
Нет комментариев