13-14 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә Ю.Г. Жадовский истәлегенә җиңел атлетика буенча төбәкара ярышлар узды.
Ярышларда Зәйнең «Барс» спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Нәтиҗәдә 3нче урынны - Храмов Максим 400м һәм 800м дистанцияләрдә (2011-2012 еллар арасында) алды. Ә Норкина Софья 400 м дистанциядә (2011-2012 еллар арасында) шулай ук өченче булды. Комендантов Максим 800м арага (2009-2010 еллар арасында) ярышта 2нче урын яулады. Спортчыларның тренерлары – Ирина Дылевская һәм Валерий Лисов.
Нет комментариев