Зәйнең иҗат ансамбльләре «Үрнәк коллектив» исемен алды
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең иҗат ансамбльләре «Үрнәк коллектив» исемен алды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә «Үрнәк үзешчән коллектив» дигән мактаулы исем Зәйнең ике балалар иҗат ансамбленә бирелде.

Алар – “Легенда” бию ансамбле һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбле. “Легенда" балалар хореография коллективы (җитәкчесе - Наталья Чеславовна Яковлева),  “Мирас" вокаль-хореография коллективыа (җитәкчесе-Әлфия Хәлис кызы Вәлиуллина) шундый мәртәбәле исемгә ия булдылар.

Бу һәвәскәр коллективлар өчен танылуның иң югары формасы. "Үрнәк коллектив” исеме артистларыбызның сәнгати дәрәҗәсен, осталыгын һәм аларның җитәкчеләренең гаять зур хезмәтен раслый.

  • фото мәдәният идарәсеннән

Нет комментариев