Полициянең өлкән прапорщигы Айрат Хәлиуллин Росгвардиядә – 2016 елдан, ә хокук саклау органнарында 2009 елдан хезмәт итә. Аның хезмәт юлы – хокук тәртибен һәм гражданнар иминлеген саклауга тугрылык үрнәге.
Айрат Рәшитович 1987 елда Казанда туган, ә аңа ике яшь чагында гаиләләре Зәй шәһәренә күченгән. Зәйнең 5нче мәктәбен тәмамлаган егет 98нче һөнәр училищесында электр-газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә.
– Армия хезмәтен Владимир шәһәрендә каравыл хезмәтендә үттем. Нәкъ шул вакытта объектларны саклауның үземнең бурычым булуын аңладым. Эшемне яратып башкарам, – ди ул.
2009 елда Айрат Хәлиуллин ведомстводан тыш сак хезмәтенә эшкә килә. Шуннан бирле ул бер бинада эшли – структураларның исемнәре генә үзгәрә: башта ул – милиция, аннары – полиция, ә 2016 елдан Росгвардия дип атала.
Айрат Рәшитович фикеренчә, Росгвардия хезмәткәре стресс-ка чыдамлык, аралашучанлык, кызыксынучанлык (детальләргә игътибарлылык мәгънәсендә) кебек сыйфатларга һәм уяу, махсус әзерлеккә ия булырга тиеш.
Ул хезмәт итә торган бүлекчә сагы астында балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар, ә бу аеруча җаваплылык йөкли.
Эш дәверендә ул кибетләрдән урлашу фактларын “кайнар эз”ләрдән ачкан. Ул типик очракларның берсен искә төшерә:
«Төнлә кибеттә сигнализация эшли башлый. Без тиз арада урынга килеп, бинаны карыйбыз һәм бинаның арт ягында тәрәзә ватылган булуын күрәбез. Шунда ук аңлыйбыз – товар урлаганнар. Безнең бурыч – кыска вакыт эчендә районны чолгап алу, аны әйләнеп чыгу, шаһитларны ачыклау һәм тәртип бозучыны ул качып өлгергәнче яки табышыннан котылганчы «кайнар эз»дән тоту. Иң мөһиме – минем сменада булган урлашуларның берсенең дә “кайнар эз”дән ачылмыйча калганы юк әле”, – ди өлкән прапорщик, горурланып.
Ул профессионал буларак формалашуында остазы Геннадий Александровның зур роль уйнавын ассызыклый.
“Геннадий Евгениевич бик яхшы кеше һәм үз эшенең чын остасы иде”, – дип искә ала ул.
Геннадий Александров хокук саклау органнарыннан лаеклы ялга чыга һәм 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгә, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була.
Айрат Рәшитович буш вакытын гаиләсе белән уздырырга ярата. “Бер көн эшләп, өч көн ял” графигы аңа күп вакытын гаиләсе, өч баласы белән үткәрергә һәм хуҗалыкта хатынына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Ул тырыш, намуслы хезмәте өчен мактау билгеләре һәм ведомство бүләкләренә лаек булган. Лаеклы ялга чыгарга да ел ярым вакыт кына калган, ләкин ул үз вазифасын җаваплы башкаруын дәвам итә, тәҗрибәсен яшь хезмәткәрләргә тапшыра.
автор фотосы.
Нет комментариев