15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 37 ел тула.
1978 елда Әфганстанда гражданнар сугышы башлана.
1979 елда илдә хәлләр кискен начарлана башлагач, Әфган хөкүмәте Советлар Союзыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Советлар Союзы бу карарны кабул итәр алдыннан озак уйлана. 1978 елда төзелгән дуслык, хезмәттәшлек турында килешүгә нигезләнеп, 1979 елның 25 декабрендә совет гаскәрләре Әфганстан территориясенә кертелә башлый. 18-20 яшьлек ир-егетләребез сугыш утына барып керә.
Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз, дип,
Әнкәйгә кул биреп тормадык.
Үзебез дә белми, туган җирдә
Соңгы җырыбызны җырладык.
Имәнлебаш авылыннан Рамил Хәйретдиновка да хәрби бурычын Әфган җирендә үтәргә туры килгән.
1963 елның 11 декабрендә Миннегаяз абый белән Тәнзилә апаның көтеп алган тәүге сабые булып дөньяга килә ул. Әти-әнисеннән яхшы тәрбия алып, дуслары белән сугышлы уйнап үскән малай, чын сугышның, үлемнең үзе белән очрашырмын дип, күз алдына да китермәгәндер. Әмма тормыш сынауларның зурысын куя аның алдына. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган үсмер Түбән Камада һөнәри көллияттә укыганда 1982 елда хәрби хезмәткә алына. Ике ай ярым Төрекмәнстанда хәрби укулар үткәч, Әфганстанның Пули-Хумри шәһәрендә 395нче мотоукчылар полкында пулеметчы булып хәрби бурычын үти. Тау-таш арасында, кояшның рәхимсез нурлары астында (40 – 50 градус эсселек) аның хәрби тормышы башлана.

Биредә җирле халык белән солдатлар дустанә мөнәсәбәттә булалар. “Әфганстан вакыты белән 1382 ел. Халыкның тормышы бик авыр: сыерлар җигеп җир эшкәртәләр, терлек асрыйлар, барлык эш кул көче белән башкарыла иде”, – дип искә ала Рамил абый.
Бер ел хезмәт иткәч, аларны Саланг перевалына (тау сырты аша үтә торган юл) күчерәләр. Полк тау башына урнаша. Өч чакрымлы тоннель аша Кабул шәһәренә колонналар юл ала. Тауга машина белән 60 чакрым урау юллар үтеп менәргә кирәк була.
Рамил абый хатирәләрен бик авырлык белән яңарта. Ике ел ярым хәрби тормышында үзәк өзгеч вакыйгаларның шаһиты да булырга туры килә аңа. Мамадыш районыннан бергә хезмәт иткән иң якын дусты Иван Даниловны югалта.
“Иң авыры – бергә хезмәт иткән дусларны күз алдында югалту. Алар – хәтеремнең мәңгелек ярасы. Күңел һаман кичерә алмый әле бу югалтуларны. Әфганстан – безнең хәтер һәм күңел ярасы”, – ди ул күз яшьләре аша.
Уллары кайнар ноктада хезмәт иткән әти-әниләр нинди йөрәк, нинди хисләр белән яшәделәр икән... Ананың авыр ярасын кузгатсам да, Рамил абыйның әнисенә бу сорауны бирергә җөрьәт иттем.
“Мин улымның Әфганстанда хезмәт итүен белдем, ә менә андагы мәхшәрнең ни дәрәҗәдә авыр һәм куркыныч булуын күз алдыма да китермәдем”, – ди Тәнзилә апа.

Әйе, газизе андагы вакыйгаларны тәфсилләп язмый. Әнисен борчыйсы, аның йөрәген яралыйсы килми аның. “Минем өчен кайгырмагыз. Бар да яхшы, ашаталар, эчертәләр, мин исән-сау, озакламый очрашырбыз”, – дип юата ул сирәк кенә язган хатларында якыннарын.
Туган җиренә, туган нигезенә, якыннары, сөйгән яры янына исән-сау кайтырга насыйп була аңа. Сугыш яраларын онытып, сөйгән яры Заримәсе белән матур гаилә корып яши ул бүген. Өч улының горурланырлык әтисе, алты оныгының яраткан дәү әтисе дә әле ул. Эшеннән, тормышыннан – ямь, хезмәтеннән тәм табып яши белә. Күпне кичергән егет тыныч тормышта туган җиренә хезмәт итә, әти-әнисенең таянычы, гаиләсенең, имәнлебашлыларның горурлыгы ул.

Аның күкрәген хәрби хезмәтен үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән медальләр бизи. «Игелекле әфган халкыннан» дип исемләнгән медаль Рамил Хәйретдинов өчен бик тә кадерле.
Исламия Гәрәева.
автор фотолары
Нет комментариев