Район тормышы имин булу мөһим
Яңалыклар

Район тормышы имин булу мөһим

Зәй муниципаль районында терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

Анда «Сабантуй» милли бәйрәмен, Бердәм Дәүләт имтиханнарын, районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләрен әзерләү һәм уздыру чорында Зәй  муниципаль районы территориясендә террорчылык куркынычларын кисәтү, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләштеләр. Объектларның террорчылыктан сакланышын көчәйтү буенча чараларга аерым игътибар бирелде.
Әлеге тема буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов, мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Руслан Романов, “Ялта-Зәй” һәм “Факел” балалар ял лагерьлары җитәкчеләре Белла Огурцова, Юлия Комиссарова чыгышлары тыңланды. 


Нет комментариев