Бүген 26 июньдә – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне.
Кичә Зәйнең шәһәр хакимияте бинасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссия утырышы узды. Игътибар үзәгендә гаиләләр, балалар һәм яшүсмерләр арасындагы «хәвефле төркем»гә керүчеләрнең системалы профилактикасын оештыру мәсьәләләре булды.
Аерым игътибар «Наркотикларсыз тормыш — 2026» айлыгын үткәрүгә һәм анда катнашырга мөмкин кадәр күбрәк район халкын җәлеп итү ысулларына бирелде. Комиссия шулай ук 2025/2026 уку елында мәгариф оешмаларында укучылар белән профилактик эш йомгакларын карады — аерым алганда, алкоголь, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Әлеге эш буенча яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Руслан Романов, мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева, мәдәният идарәсе башлыгы Адель Корнилова хисап тоттылар.

Район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Илфат Салихов психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә үлемгә китерүче агулану очраклары һәм сәбәпләре турында доклад ясады. Бу мәгълүмат профилактик чараларга төзәтмәләр кертү өчен мөһим нигез булды.
Шулай ук “Мәк – 2026” ведомствоара оператив профилактик операциясен уздыру буенча оештыру чаралары турындагы мәсьәлә дә каралды. Анда эчке эшләр органнарының территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары вәкилләре белән кыргый, психотроп үзлеккә ия үсемлекләрне үстерү очракларына юл куймау, ачыкланган очракта үз вакытында чаралар күрү турында инструктажлар үткәрү каралган. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) Владимир Колчерин чыгыш ясады.
“Кыргый, психотроп үзлеккә ия үсемлекләр үсүче урыннарны ачыклау, аларны юк итү һәр җаваплы затның игътибарында булырга тиеш. Бердәм, битараф булмау безнең үсеп килүче буынның сәламәт булуын кайгырту дигән сүз”, - ди басым ясады Петр Сергеевич.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча комиссия тиешле карарлар кабул итте. Соңыннан наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары утырышка йомгак ясады һәм барлык катнашучыларны билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруда активрак катнашырга өндәде.
Нет комментариев