Патриотлар тарихи даталарга тирән хөрмәт белән карый
Яңалыклар

Патриотлар тарихи даталарга тирән хөрмәт белән карый

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында актив эш алып баралар. Төп юнәлеш патриотик тәрбия бирүне үз эченә ала.

Билгеле булганча, 27 гыйнвар — илебез тарихында Бөек Ватан сугышы чорында Ленинградны саклаучыларның батырлыгы һәм анда яшәүчеләрнең ныклыгы искә алынган иң мөһим даталарның берсе. Әлеге мөһим дата уңаеннан идарә белгечләре мәктәп укучылары, «Форпост» хәрәкәте җирле бүлеге җитәкчесе Наталья Шахмаева һәм хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов белән бергәләп Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Үз чыгышында хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов укучыларга Бөек Ватан сугышының фаҗигале һәм әһәмиятле тарихы турында сөйләде. 

«Ленинград блокадасының өзелү тарихы халкыбызның какшамас рухи ныклык символына әверелгән чор. 900 көн һәм төн диярлек даими атышлар, коточкыч ачлык, салкын булган шартларда дошманга каршы тору зур батырлык. Йөзләрчә мең кеше һәлак булган, төгәл мәгълүматлар әлегә кадәр юк. Без бу тарихны мәңге күңел түрендә саклап, бездән соңгы буыннарга тапшырырга бурычлыбыз», — диде ул. 

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.


Нет комментариев