Осталыкка чикләр юк
Зәй кызы Надежда Агапова «Абилимпикс» һөнәри осталык илкүләм чемпионатында җиңү яулады.
Ул Татарсан командасы составында «Балчыктан әвәләп ясау» компетенциясендәге бәйгедә катнашты. Соңыннан Надежда оештыручылар белән бергәләп ярышларга багышлап үткәрелгән пресс-конференциядә дә сорауларга җавап бирде.
Надежда Агапова, «Абилимпикс» физик мөмкинлекләре чикләнгән, төрле юнәлешләр буенча талантлы булганнар өчен оештырылучы мәртәбәле бәйгедә тәүге тапкыр 2020 елда үзен сынап караган иде. Хәзер инде ул тәҗрибә туплаган конкурсант, алай гына да түгел Надежда үенең балчыктан әвәләп ясау остаханәсен дә ачты.
— Быелгы чемпионатта катнашырга әзерләнү аеруча тыгыз чорга туры килде. Чөнки ярышлар өчен тренировкалар үтүне уку, сессия, эш белән бергә алып барырга туры килде. Күңелемә хуш килгән эш белән шөгыльләнү минем яшәү рәвешем булганга күрә, ярышларда да теләп катнаштым, — дип уртаклашты оста.
Моннан тыш, Надежда «Абилимпикс» ның ярыш кына түгел, ә бер фикердә булучыларның тулы бер гаиләсе булуын, биредә бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшәүчеләр атмосферасы хакимлек итүен да ассызыклый.
Ярышлар вакытында кызына рухи терәк булу өчен әнисе Лариса Агапова да килгән. Надежда якын кешесенең янәшәдә булуы да көч бирде, ди.
Белешмә өчен: «Абилимпикс» чемпионаты 26-29 октябрьдә Мәскәүнең «Гостиный двор» күргәзмәләр үзәгендә һәм тагын алты һөнәри белем бирү оешмалары мәйданчыкларында, Диана Гурцкая социаль интеграция үзәгендә үтте. Бәйгедә Россиянең 73 субъектыннан 869 конкурсант катнашты. Чемпионатның ярыш программасына төрле юнәлештәге 50 компетенция керде. Нәтиҗәдә 450 җиңүче тернәкләндерү техник чарасы һәм өстәмә һөнәри белем алуга мөмкинлек бирүче сертификат белән бүләкләнделәр. Алар арасында Надежда Агапова да бар. «Абилимпикс» чемпионатында гомуми командалар арасында татарстанлылар икенче урын яулады. Җиңүчеләрне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев