Өлкән сержант Илдар Гафиятуллин хокук саклау органнарында хезмәтенә кире кайтып, 24 мартта Росгвардиядә эшкә кереште.
Илдар Гафиятуллин – районыбызның Югары Мәлем авылы егете. Туган авылы мәктәбендә тугыз класс белем алган егет Әлмәт шәһәренең физкультура көллиятендә һөнәри белгечлек үзләштерә. Аннан армия хезмәтенә чакырылып, хәрби хезмәтне башта Әстерханда ракета гаскәрләрендә үти, ә аннары Новосибирскка җибәрелә. Ватан алдында бурычын үтәп, туган якларга әйләнеп кайта.
2019 елда Илдар район эчке эшләр бүлегенә полиция патруль хезмәте вазифасына эшкә урнаша. Дүрт ел ул җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә.
Аннан эштән китеп, үзен “гражданка”да сынап карарга була.
– Гражданкада эш табу авыррак һәм менә кире кайтырга карар кылдым. Өч елда шуны аңладым: эчке эшләр органнарында хезмәт – минеке ул, – ди Илдар.
Узган сишәмбедә – 24 мартта өлкән сержант Гафиятуллин Росгвардиядә хезмәткә кереште. Яңа урында беренче эш көне булса да, кәефе хәрбиләрчә иде аның.
– Әниемнең абыйсы Василий Абрамов гомер буе хокук саклау органнарында хезмәт куйды. Бәлки нәкъ менә аның үрнәге миндә кечкенәдән хокук саклау эшчәнлегенә кызыксыну уяткандыр дип уйлыйм, – ди ул.
Илдар Росгвардиядә аның өчен зур мөмкинлекләр булуын аңлый. Биредә һөнәри яктан һәм карьера буенча үсәргә мөмкин. Яңа вазифада Илдарга остазы Айрат Хәлиуллин ярдәм итәчәк.
– Теләк булганда, үз алдыңа куелган теләсә нинди максатларга ирешергә мөмкин, – ди ул.
Илдар артында ышанычлы тыл – хатыны һәм кечкенә улы. Хатыны Зилә район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, улы балалар бакчасына йөри. Якыннары Илдарның яраткан хезмәтенә кире кайту карарын хуплап алган, алар аның өчен моның никадәр мөһим булуын аңлый.
автор фотосы.
Нет комментариев