Самолеттагы очыштан соң чемоданнарның чатнап ярылуы, тоткасыз калуы, көпчәкләренең ватылуы еш күренеш. Моның өчен нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?
Вакытны әрәм итмәгез: бирү зонасында беренче адымнар
Очкычтан төшеп, чемоданны кулга алуга ук, аның төзеклеген тикшерегез. Бу рәвешле зыянның очыш вакытында салынуын, сезнең гаеп буенча булмавын дәлилләү җиңелрәк.
Багажны эзләтү өстәле янына яки аэропорт хезмәткәрләре янына барыгыз. Аны яхшылап караганнан соң, ике экземплярда акт төзергә тиешләр. Шуның берсе сезгә бирелергә тиеш. Актта барлык төзексезлекләр дә күрсәтелә. Бу кәгазь белән, дәгъва белдереп, очышны башкарган авиакомпаниягә мөрәҗәгать итә аласыз.
Авиакомпаниягә дәгъва белдерегез
Гаризаны ирекле формада языгыз – очыш көнен, вакытын, рейс номерын, маршрутны, салынган зыянның нинди аэропортта ачыклануын, багаждагы бирка номерын күрсәтегез. Электрон билет маршрут квитанциясенең копиясен, утыру талоны, актны беркетегез. Мәҗбүри рәвештә деффектларны күрсәтеп фотолар ясагыз. Шулай ук зыян салынган чемоданның бәясен күрсәтергә онытмагыз.
Документларны авиакомпаниягә тапшырыгыз
Зыян салыну турындагы актны, дәгъваны һәм раслаучы документларны авиакомпаниягә тапшырыгыз. Моның берничә ысулы бар:
• актны авиакомпания хезмәткәре белән бергә төзегән булсагыз, аңа тапшыру;
• авиакомпания почтасына – ул белешмәлектә күрсәтелгән;
• кайбер авиакомпанияләрнең сайтларында кире элемтә формасы аша;
• тапшыру турында хәбәрнамәле заказлы хат ярдәмендә.
Мөһим сроклар
Дәгъва бирү сроклары турында онытмагыз - алар катгый регламентланган:
- эчке ташу вакытында-багаж алынган көннән алып 6 айдан да соңга калмыйча;
- халыкара ташу вакытында - 7 календарь көн дәвамында.
Компенсацияне исәпләү кагыйдәләре
Компенсация күләме багажның кыйммәте игълан ителүгә бәйле:
- әгәр бәясе белдерелгән булса - авиакомпания рәсмиләштергәндә күрсәтелгән сумманы кире кайтарачак;
- әгәр юк икән - компенсация чикләнгән: эчке рейслар өчен ул багажның килограммы өчен 600 сумга кадәр тәшкил итә.
Әгәр авиакомпания баш тартса
Компенсация түләүдән баш тарткан очракта пассажир үз мәнфәгатьләрен суд тәртибендә якларга хокуклы.
Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз һәм ничек эш итәргә белмисез икән, белгечләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Материал ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тарафыннан әзерләнде. Консультант-Эльвира Милочкина.
Нет комментариев