Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге билгеле

XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июньдә узачак.

Россия Федерациясе Милли регионнары театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан узачак фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана.
«Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Төньяк Кавказ театр дөньясы картинасын гәүдәләндерү идеясе безгә бик ошады. Бу төбәк үзенчәлекле һәм кызыклы театр коллективларына бай, тик башка театр смотрларында алар еш тәкъдим ителмиләр", - диде. 

Фестивальгә барлыгы 60тан артык гариза кабул ителгән. Фестиваль программасын Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечен, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан театрлар тәшкил итәчәк.

Фестивальнең махсус кунаклары Мәскәүдән «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» театрлары булачак.

Спектакльләр Казанның җиде театраль мәйданында уза: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин исемендәге театр, Кариев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачылар театры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев