Казанда Муса Җәлил шигырьләреннән торган «Алтын кояш нурларында» исемле икетомлык нәшер ителде.
Җыентык Татарстан композиторларының вокаль һәм хор өчен язылган әсәрләреннән төзелгән. Икетомлык герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан басылды, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшриятының телеграм-каналы.
Әлеге җыентык Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер ителде.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев