РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегендә 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәйтелгән утырышта Зәйдәге клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы Зәй районында җирле бүлеге рәисе Мария Боровинских катнашты.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен Мария Никитична Боровинских Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тантаналы төстә тапшырды.
Белешмә:
СФРның Татарстан бүлеге Идел буе федераль округында иң эре бүлекчәләрнең берсе булып кала. 2025 елда республика халкына 1 миллионнан артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән, шуның 93% ы электрон форматта башкарылган.
Фото Зәйдәге клиентлар хезмәтеннән.
Нет комментариев