Кыр батыры – Илгиз Биккинин
Сабантуеның күркәм мизгелләренең берсе - кыр батырларын, авыл хуҗалыгы тармагы уңганнарын тәбрикләү.
Район башлыгы Разиф Кәримов һәр ел саен чәчү эшләре башланганда ук ул кырларга механизаторлар янына, фермаларга терлекчеләр янына килеп, тырыш хезмәтнең югары бәяләнәчәге турында искәртә, шул рәвешле тырыш хезмәткә рухландыра.
Сабантуенда мәйдан уртасына чыгарып тырыш хезмәтчәннәрне хөрмәтләп матур традиция булып дәвам итә. Быел да Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хезмәт алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләүләргә 200дән артык кеше лаек булды.
Ә иң кульминацион нокта — язгы кыр батырын игълан итү. Быелгы Сабантуенда «Кыр батыры» исеменә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” җитештерү комплексы механизаторы Илгиз Рәмзил улы Биккинин лаек булды.
Ул язгы чәчү чорында үзенең куәтле тракторы һәм чәчү комплексы белән 3074 гектар мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчте. Моның өстенә 550 гектарда дым каплату эшен башкарды, барлыгы 95 эш сменасында хезмәт куйды.
“Хезмәт юлымны механизаторлыкка багышладым, күпчелек вакытым кырларда үтә. Тырыш хезмәтнең шулай югары бәяләнүенә бик шатмын”, - ди тыйнак кына механизатор.
Илгиз Биккининга тантаналы төстә “Лада Гранта” автомобиле ачкычы тапшырылды һәм әлбәттә тәкә дә бирелде.
Районда махсус комиссия, чәчүлекләрне кабул итеп, алар торышын 100 баллы система буенча бәяләде. “Зәй” агрофирмасының “Аксар” җитештерү комплексы — I, “Восток” агрофирмасынының “Восток – Нива” җитештерү комплексы — II, “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” җитештерү комплексы III урынга чыктылар. Аларның җитәкчеләре, агрономнар, баш инженерларга акчалата премия бирелде. Ә крестьян-фермерлык хуҗалыклары арасында язгы чәчүдә иң нәтиҗәле эшләүче, дип Мансур Ахунов хуҗалыгы табылды. Фермерга шулай ук премия тапшырылды.
Ә иң алдынгы дип билгеләнгән 15 механизатор 50 мең сумлык премияләргә ия булдылар, аларга махсус сертификатлар тапшырылды. Алар - Айрат Сафин, Рәсим Мөфтиев, Сергей Столбов, Ралиф Гомәров, Айрат Уразманов, Юрий Струнов, Андрей Кириллов, Алексей Пляшев, Михаил Ермолаев, Валентин Мельников, Никита Артамонычев, Николай Расторгуев, Радий Шакирҗанов, Марат Хисмәтуллин, Евгений Уразайкиннар.
Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы җитәкчеләре дә бүләкләргә ия булды. Алар – “Агросила” АҖнең Зәй районындагы җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Фәүҗәт Ханнанов һәм Россельхозцентрның Зәйдәге бүлек башлыгы Зәлия Тәхаутдинова.
Сабантуйда авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар тырышып хезмәт куйган, аерым хезмәт үрнәкләре күрсәтүчеләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырыла. Быел да андыйлар шактый булды. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә “Зәй” агрофирмасы механизаторы Марат Сафин, хисапчы Вәсилә Хәбибрахманова, авыл хуҗалыгы идарәсе икътисадчы-консультанты Людмила Чернова, фермер Чулпан Мартемьянова лаек булдылар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасын “Агросила-Логистика” ҖЧШ машина йөртүчесе Марат Ногманов, тракторчы-машинист Дамир Шәйгарданов алдылар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәте белән “Зәй” агрофирмасы хисапчысы Лизирә Ишмәтова, механизатор Хәниф Мирзаханов, район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Лиана Ибраһимова, “Зәй шикәре” агрофирмасы механизаторы Владимир Бутяев бүләкләнделәр. Район башлыгы Мактау грамоталарына “Агросила-Логистика” ҖЧШ тракторчы-машинистлары Илгиз Фатыйхов, Геннадий Ишмәков, Рөстәм Мөхәммәтдинов, “Зәй шикәре” агрофирмасы механизаторы Газинур Әхмәтҗанов, “Восток” агрофирмасы механигы Алексей Синицын ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев