Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күпфатирлы йортларның чаты – «МАХ»та

Татарстан Республикасындагы күпфатирлы йортларның күпчелеге, ә бу 18200 йортның 15 меңе диярлек, хәзер аралашу өчен МАХ мессенджерында рәсми чатлардан файдаланалар.

Барлык чатларның инициаторы һәм хуҗасы – Татарстанның торак инспекциясе, ә администраторлар итеп идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм кооперативлар вәкилләре билгеләнгән. Һәр кеше үз өе буенча чатны җиңел таба ала. Моның өчен даими төстә  сылтама белән чакыру «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  системасында шәхси кабинетларга килә. Бу сылтама хәтта сезнең  йорт башка идарәче оешмага  күчкән очракта да  үзгәрмәячәк.

Чат күршеләрне һәм идарәче компания вәкилләрен берләштерә, ашыгыч мәсьәләләр буенча фикер алышу, мәгълүмат алмашу һәм үзара ярдәм итү өчен туры мәйданчык булдыра. Халыкка автоматлаштырылган мәгълүмат бирүне «дәүләт хезмәтләре йорты» чат-боты тәэмин итә, ул әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрнамәләр җибәрә, счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү турында искә төшерә. Конструктив атмосфераны саклап калу өчен аралашуның гади кагыйдәләрен үтәү мөһим: ихтирамлы булу, конфликтларны шәхси тәртиптә хәл итү, урынсыз рекламадан качу, әмма күршеләр соравы буенча файдалы элемтәләр белән уртаклашу. Бу чатлар  уртак бурычларны бергәләп хәл итү өчен булдырылган.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев