Китап белән дус алар
Яңалыклар

Китап белән дус алар

Зәй кызлары XXI дөньякүләм әдәби марафонда катнашып, финалга чыктылар.

Проектның төп максаты бу татарча әдәби әсәрләр, китап-журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү тора. Проектны Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра, 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 
Без XXI дөньякүләм әдәби марафонда татарча китап укучылар проектында катнашып, финалга чыккан “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Әгъзамова белән әңгәмә кордык. 
– Гөлшат, китап белән дуслыгың кайчан башланды? 
– Мине Аллаһы Тәгалә бу дөньяга чәчәкле, кояшлы җәй аенда бүләк иткән, күңеле гел матурлык эзләсен дигән, күрәсең. Кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, үзем иҗат итәргә, туган телемдә китаплар укырга яратам. Әти-әнием кая гына барсалар да, безгә китап алып кайталар иде. Ул көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнә. Өйдәге эшләрне тиз генә эшләп, китап укырга җыелабыз, дөресрәге, әти белән әнием укый, без абый белән тыңлап утырабыз. Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”дагы Гөлшатка сары башмак бүләк итәргә теләп, Муса Җәлилнең “Карак песи”енә ачу килеп утырулар – балачагым хатирәсендә сакланып калган иң сихри мизгелләр. 
– Китап уку сиңа нәрсә бирә? 
-Белем дәрәҗәсе күтәрелә, дөньяга караш киңәя. 
– Укырга мәхәббәт уяткан беренче китабыңны хәтерлисеңме? 
– Мәктәптә укыган чагындагы Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте. Шушы повесть мине әдәбият дөньясына алып кереп китте. Ул чын-чынлап миндә китапка мәхәббәт уятты. 
– Әдәби марафон проекты нинди максаттан оештырылган дип уйлыйсың? 
– XXI дөньякүләм әдәби марафонда финалга безнең районнан 7 кеше генә узды. Башка районнарда финалга чыгучыларның күп булуы безне сокландырды да бераз уйландык та. Киләчәктә китап укучыларның саны артсын иде. Белемнең чиге юк, белгән саен эзләнәсе килә. Кич белән кулыңа китап алып, битләрен ача-ача уку үзенә күрә бер искиткеч, күңелгә якын күренеш бит. Киләчәк буыннарга да шушы рухи байлыгыбызны җиткерәсе, балаларның кулларына халык акылын, аның бай тарихы, гореф-гадәтләре, телебезнең бар матурлыгын үзенә туплаган китап алдырасы иде.


Нет комментариев